Балалар сабантуе
Сабан туе – халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме. Болынлыкта узасы балалар сабан туен балалар түземсезлек белән көтәләр. Алар өчен “Чүлмәк вату”, “Кыршау ыргыту”, “Таяк тартышу”, “Тизлеккә йөгерү”, “Әйбер кисү” , “капчык киеп йөгерү” кебек ярыш – уеннары, балалар көрәше оештырылды. Матур җырлар, шигырьләр яңгырады, күмәк биюләр булды. Бу балалар өчен үткәрелгән бәйрәмдә алар бик актив булдылар