Лукоморье чудесных сказок
А.С. Пушкинның тууына 227 ел тулу уңаеннан лагерьга йөрүче балалар катнашында «Лукоморье чудесных сказок»дигән интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар Пушкинның әкиятләрен искә алдылар, әкият геройлары буенча сорауларга җавап таптылар, аның китапларыннан өзекләр кычкырып укыдылар, компьютердан презентация буенча викторина сорауларына җавап таптылар