В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Тукайны бергәләп укыйбыз

Тукай шигърияте жиһанга ямь, яктылык бөркеп торучы, күңелләргә җылылык бирүче кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре күпме еллар үтсә дә югалмый, онытылмый, чөнки ул безнең газиз, туган телебез белән үрелеп үсә, буыннардан буыннарга бирелә. Бу атнада “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты кысаларында аның “Пушкинга” шигырен Хадеева Ләйсән укыды.