Балачакның күңелле мизгелләре
Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Җәйнең тәүге көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак истә кала. Балаларны яклау көне уңаеннан “Балачакның күңелле мизгелләре” дип аталган балалар өчен чара уздырылды. Чарада алар табышмакларгы җавап таптылар, кроссвордлар чиштеләр,журналлар карадылар, яңа кайткан китаплар белән таныштылар, рәхәтләнеп йомшак уенчыклар белән уйнадылар