В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Тәмәке тартуның зарары

Тәмәке тарту кеше сәламәтлегенә зыян сала торган яман гадәтләрнең берсе.  Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә ир егетләр катнашында «Тәмәке тартуның  зарары» дигән темада әңгәмә үткәрелде . Чара барышында тәмәкедәге агулы матдәләрнең организмга аеруча нык тәэсир итүе һәм  тәмәке куллануга каршы көрәш чаралары турында  сөйләнде .  Әлеге чарада сәламәт яшәү рәвеше алып бару,  үз-үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү турында  китаплар тәгъдим ителде, тәмәкенең килеп чыгышы, элек тәмәке тартучыларны җәзалаулары, тәмәке тартуның зыяны турында информация бирелде.