Икмәк игенченең җан җылысы
Лагерьга йөрүче балалар белән “Икмәк игенченең җан җылысы» дигән тематик кичә үткәрелде. Презентация ярдәмендә балалар икмәк үстерүнең ничек җиңел булмавы, аның бөртектән хуш исле күмәчкә кадәр күпме юл үтүе, безнең ата-бабаларыбызның ничек икмәк үстерүләре турында белделәр. Беренче ипинең сыек боткага охшавына балалар бик гаҗәпләнделәр. Аннары барысы бергә «камыр басарбыз»дигән зур булмаган разминка – зарядка ясадылар. Икмәк-күмәч әйберләрен кем күбрәк атаячак, дип ярыштылар. Иң мөһиме, икмәкнең кыйммәте, икмәк үстерүче кешеләрнең авыр хезмәте һәм икмәкнең файдасы турында белделәр. Балалар икмәк турында сорауларга җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр