Читаем всей семьей
“Читаем всей семьей” Бөтенроссия аудиовизуаль контент интернет-конкурсына без дә кушылдык. Бу конкурс әкият укучы ата-аналарның тавышларын, баланың көлүен һәм бөтен гаилә китап укырга җыенган җылы мизгелләрне төшереп алу мөмкинлегенә юнәлдерелгән. Субаш китапханәсеннән бу конкурска 2 гаилә- Мотигуллиналар һәм Гатиатуллиналар катнашты.