Музейларда тарих чагылышы
Балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга китапханәнең кече музеенда “Музейларда тарих чагылышы” дигән кызыклы танып - белү экскурсиясе үткәрелде. Теләсә кайсы музейга экскурсия һәрвакыт бик кызыклы. Музейлар илебезнең тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйле. Балалар ата-бабаларыбызның көнкүреш әйберләрен күрделәр, музейның аерым экспонатлары турында кызыклы мәгълүмат белән таныштылар, кызыксынып карадылар. Әлеге чараның максаты-үз ягың өчен горурлык хисе, аңа мәхәббәт тәрбияләү, аның тарихын сакларга һәм арттырырга омтылу.