В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Гаилә -яшәешнең башлангычы

15 май -  Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Әлеге дата уңаеннан  күчмә китапханә китаплар, журналлар  алып  Хакимовлар гаиләсенә кунакка барып “Гаилә -яшәешнең башлангычы” дип исемләнгән чара үткәрде. Алар чарада яңа китаплар, журналлар белән таныштылар, алдан алып укыганнары буенча уй кичерешләре белән уртаклаштылар, фикер алыштылар, гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр, өйдә булган кызыклы вакыйгаларны искә алдылар.  Кунак, кунакчыллык,гаилә тормышы турында табышмаклар, мәкальләр әйтештеләр.