Көрәш белән үткән еллар
Бөек җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан урта яшьтәгеләр катнашында “Көрәш белән үткән еллар” дигән китапларга күзәтү ясалды. Чарада дәһшәтле сугыш елларында көн-төн мин ач димичә, барлык тормыш йөген, авыр хезмәтне үз җилкәләрендә тарткан, язмыш ничек кенә сынаса да түзеп, Бөек Җиңүне якынайтуга узләренең зур өлешләрен керткән авылдаш ветераннар турында альбомнар белән, тыл ветераннары турындагы “Батырлар китабы” белән таныштылар, үз туганнары турында күп кенә мәгълүмат алдылар. Чараның икенче өлешендә алар “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты кысаларында Г. Тукайның “Пар ат” шигырен кычкырып укыдылар