В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Тукайны бергәләп укыйбыз

Юбилей елы дәвамында республикабызда укучыларны Габдулла Тукай әсәрләре белән таныштыруга юнәлдерелгән чаралар үтә. “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты кысаларында китапханәдә дә актив эш алып барыла, һәр пәнҗешәмбе көнне мәшһүр шагыйрьнең иҗатына багышланган әдәби дәресләр уза. Китап укучылар белән бергә Тукай әсәрләрен укыйбыз,әсәрләрнең сюжетлары, образлары һәм идеяләре турында фикер алышабыз. Бу атнада Алексеева Әнисә Г. Тукайның  “Яз галәмәтләре“ шигырен кычкырып укыды