В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Библиографик белешмәләр, сүзлекләр

Сүзлекләрне белешмә китаплар дибез. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә  сүзнең тулы мәгънәсенә аңлатма бирелә. Без аннан һәр сүз турында тулы мәгълүмат алабыз, телебезне баетабыз. Тиешле мәгълүматны табу өчен энциклопедия,белешмәләр,сүзлекләрдән файдаланабыз. Китапханәдә сүзләрне, аларның килеп чыгышын һәм башка телләргә тәрҗемәләрен "саклаучы" тылсымлы китапларга багышланган  “Библиографик белешмәләр, сүзлекләр”дигән библиографик дәрес үткәрелде. Укучылар бу китаплардан файдаланып, кызыксынып  сүзләрнең мәгънәләре,  русча, татарча тәрҗемәләре белән таныштылар, төрле өлкәгә караган энциклопедия китаплары белән таныштылар.