В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Туган телнең бәллүр чишмәсе

Субаш төп белем бирү мәктәбендә бөек шагыйребез Г.Тукайның 140 еллыгы уңаеннан әдәби музыкаль кичә оештырылды. Анда кунакка бер төркем язучылар, “Ак калфак” оешмасы җитәкчеләре дә килде. Чара кечкенә Тукайга багышлап әзерләнгән театральләштерелгән тамаша, шигырь, җыр, биюләр белән бергә үрелеп барды. Килгән кунаклар чыгыш ясады. Соңыннан татар халкының гимнына әверелгән  Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды