Без чисталык өчен
Район һәм шәһәр, авыл җирлекләрендә халык, елга һәм күл ярларын, эш урыннарын һәм йортларын тәртипкә китерү өчен, кулларына тырма һәм себеркеләр ала. 2026 елның 25 апрелендә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Без чисталык өчен» Бөтенроссия өмәләре атналыгы кысаларында бөтен ил буйлап масштаблы өмә үткәрелде.Без дә бу акциягә кушылдык. Чараның төп максаты территорияләрне төзекләндерүдә һәм җыештыруда катнашу аша экологик культура һәм табигатькә сакчыл караш формалаштыру өчен ил халкын берләштерүдән гыйбарәт