Библионочь – 2026
Россия халыклары бердәмлеге елында китапханәдә яшүсмерләр өчен «Библионочь – 2026 " бөтенроссия акциясенә кушылдык.Чарада файдалану өчен аларга “Единстве народов- сила России” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм выставка – экскурс үткәрелде. Күргәзмәдән файдаланып аларга төрле мәдәниятләр, традицияләр, телләр һәм Россиянең күп гасырлык гомуми тарихы турында сөйләнде. Бердәмлек, бер — береңә ярдәм итү, уртак тамырларга хөрмәт-иң матур һәм күпмилләтле илдә яшәүчеләрне берләштерүче төп кыйммәт икәне азсызыклап үтелде. Чара дәвамында алар Ватан, кыюлык, батырлык турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр