Күңелләрдә син-Тукай
Күчмә китапханә Хакимовлар гаиләсенә барып Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Күңелләрдә син-Тукай" дигән чара үткәрде. Алар бу чарада Тукай иҗаты , биографиясе һәм китаплары белән таныштылар. Китапханәче китап укучыларның өйләренә алар кызыксынган әдәбият алып барды, алар белән дә таныштырды, өйгә укырга алып калырга яңа китап, журналлар тәкъдим итте. Чараның икенче өлешендә “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты кысаларында “Туган җиремә - Родной земле” дигән шигырен Хакимова Людмила кычкырып укыды.