Вечная мудрость сказок
7-9 сыйныф укучыларына “Вечная мудрость сказок” дигән интеллектуаль уен үткәрелде.Башта аларны «әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән таныштырды. Аннары алар өчен берничә турдан торган «яраткан әкиятләр әйлән – бәйлән» уен-викторинасы уздырылды, «Әкиятне белегез», «Әкият героен белегез», «сорау - җавап» конкурсларында катнашып, әкиятләрне һәм әкият персонажларын актив танып белделәр һәм үзебезнең һәм чит ил язучыларының әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр, әкиятләр буенча алдан әзерләнгән кроссвордларга җаваплар таптылар.Уенда катнашучылар әкиятләр яратуларын һәм китаплар белән дус булуларын исбатладылар.