В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Һәркемнең гомере бер генә

Күренекле шагыйрь Хисам Камалның юбилее уңаеннан яшүсмерләр катнашында “Һәркемнең гомере бер генә “  дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Аның   иҗатына багышланган китап күргәзмәсе китап укучыларны рухилыкка, эчкерсез хисләргә һәм аның бай иҗат дөньясына алып керә . Күргәзмәдә авторның талантының бөтен тирәнлеген һәм кеше кичерешләренең асылына үтеп керә алу сәләтен ачкан сайланма әсәрләре тәкъдим ителде