Мөнәҗәтләр һәм бәетләр – рухи мирасыбыз
Урта яшьтәге китап укучылар катнашында китапханәдә "Мөнәҗәтләр һәм бәетләр – рухи мирасыбыз" дип аталган фольклоры кичәсе оештырылды.Мөнәҗәтләр һәм бәетләр татар фольклоры арасында иң борынгы һәм популяр жанрлары. Шигъри формада алар аерым кешеләрнең һәм җәмгыятьнең фикерләрен, кичерешләрен, хисләрен җиткерәләр.Чарада катнашучыларга файдалану өчен ”Халкыбызның иҗади хәзинәләре”дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды.Кичәдә алар бәетләр һәм мөнәҗәтләр, газета һәм журналлардан тупланган басмалар белән таныштылар, авылдашларга багышлар язылган бәетләрне укыдылар.