Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе
Татарстан Республикасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» масштаблы проекты гамәлгә ашырыла.Апрельдә проектта катнашучыларга «Милли моңнар», «Шагыйрь», «Туган җиремә», «И каләм!», «Яз галәмәтләре» шигырьләрен укырга тәкъдим ителә. Теләгән һәркемне акциядә катнашырга чакырабыз. Әсәрләрне татар телендә дә, рус телендә дә укырга мөмкин. Бу атнада “Шагыйрь” шигырен Иванов Владислав укый.