Космонавтика көне яки сәлам Галәм
Моннан 55 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә, СССР космонавты өлкән лейтенант Юрий Гагарин «Восток» кораблендә Җир тирәли беренче орбиталь очыш ясый. 108 минут дәвам иткән очыш кешелекнең галәмне үзләштерүгә юл салуы була.Шул уңайдан 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне итеп билгеләп үтелә.Китапханәдә урта яшьтәгеләр белән “Космонавтика көне яки сәлам Галәм” дигән китапларга күзәтү ясалды. Чарада катнашучылар күргәзмәдән файдаланып йолдызлар һәм планеталар, космик станция, скафандрлар һәм авырлыклы шартларда космонавтларның ничек туклануы турында һәм башка бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр