Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Дуслык авыр чакта сынала”

"Дуслык авыр чакта сынала” исемле тәрбия сәгате яшьләр белән үткәрелде.Аларга дуслык, ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай әхлаки сыйфатлар, дуслар белән аралашканда түземле булу, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуы турында мәгълүмат бирелде."Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”, “Дус кайгыда сынала”, “Дуслыкны акчага сатып алып булмый”, “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” мәкальләренең асылына төшендерелде. "Дуслык сүзен ничек аңлыйсыз?" "Дуслар нинди була?"исемле сорауларга үзләренең фикерләрен яздылар.Ышанычлы дусларны югалтмыйча, сөенеп яшәргә язсын дигән теләктә тәмамладык.