“Татар халык мәкалләре-– күңел байлыгы”
Мәкаль-халык авыз иҗатының аеруча күп санлы, һәркемгә таныш борынгыдан килгән һәм хәзер дә актив рәвештә иҗат ителә торган жанры. Аны берәү дә махсус искә төшереп утырмый. Мәкальләр, сөйләм сүзләре кебек, хәтергә кереп урнашалар һәм аралашканда кирәк урында үзләрен тиз генә сиздерәләр.. Халык авыз иҗаты турында мәгълүмәт бирү максатыннан китапханәдә“Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы” дип исемләнгән мәкальләр дәресе үткәрелде. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Китапханәче башта кыскача мәкальләр турында аңлатма бирде. Соңыннан укучылар белән мәкальләр әйтешү ярышы оештырылды.