“Безнең канатлы дуслар”
Халыкара кошлар көне уңаеннан Сәрдегән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Кошлар безнең дусларыбыз" дигән мәгълүмати сәгать узды. Катнашучылар кошларның төрләре белән таныштылар, аларның табигатькә һәм кешеләргә нинди файда китерүе турында аңлатылды. Чараның максаты : тирә якка игътибарлы булу. Балалар кошларның рәсемнәрен ясадылар, сорауларга җаваплар бирделәр