Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Әрәпә. Йолаларда милли тәрбия"

Әрәпә җыю — татар халкының Сабан туе алдыннан үткәрелә торган иң күңелле, җылы һәм онытылмый торган борынгы йолаларының берсе. Бу бәйрәм яшь буынны гореф-гадәтләребезгә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Әрәпә җыю — балачакның якты һәм сихри бер вакыйгасы кебек. Авыл урамнары бала-чаганың шатлыклы тавышлары, гармун моңы, җыр, бию белән тулы. Әлеге йола авылыбызда гөрләп үтте.