Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Тукай мәйданы”

18 июнь көнне “Шатлык” лагерына йөрүче балалар өчен “Тукай мәйданы” дип исемләнгән әдәби уен уздырылды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатына багышланган сорауларга җаваплар таптылар, шигырьләрен укыдылар. Чара барышында республика яшүсмерләр китапханәсе оештырган “Тукайны бергәләп укыйбыз” конкурсында  1 урынны алган Закиров Эмильгә бүләкләр тапшырылды. Аннары укучылар аның башкаруында “Су анасы” әкиятен тыңладылар.