“Минем илем, минем Ватаным”
12 июньдә – меңъеллык тарихлы, бай мираслы, күп милләтләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән дәүләт көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан 11 июнь көнне мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен тәрбиячеләр белән берлектә “Минем илем, минем Ватаным” дип исемләнгән уенлы мәгълүмат сәгате уздырылды. Әлегә бәйрәмнең тарихы белән таныштырганнан соң, укучылар чараны саф һавада күңелле уеннар уйнап дәвам иттеләр. Балалар күңелле эстафеталарда, төрле конкурсларда, команда ярышларында һәм танып белү уеннарында катнаштылар. Чараның программасы бөек илебезгә багышланган иде.