“Пушкин әкиятләренә сәяхәт”
Ел саен 6 июньдә, бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көнендә, Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 5 июнь көнне балалар бакчасының катнаш төркеменә йөрүче балалар өчен “Пушкин әкиятләренә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби иртә уздырылды. Презентация ярдәмендә балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырылды. Язучының “Сказка о рыбаке и рыбке” әкиятен караганнан соң төсле карандашлар белән рәсемнәр буядылар.