“Экология иленә сәяхәт”
5 нче июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне. Шул уңайдан 3 июнь көнне мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен тәрбиячеләр белән берлектә “Экология иленә сәяхәт” дип исемләнгән экология сәгате уздырылды. Чара барышында балалар белән табигатьне, аның байлыкларын саклау турында сөйләшенде, әйләнә – тирә мөхитнең һәрвакыт чиста, матур булырга тиешлеге аңлатылды, табышмакларга җаваплар таптылар, кроссвордлар чиштеләр, экологик тестның сорауларына җавап бирделәр. Чараның икенче өлешендә авылыбызның Фәтхия чишмәсе тирәлеген чүп – үләннәреннән чистарттылар.