Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“В волшебной пушкинской стране”

4 июнь көнне бөек рус язучысы А. С. Пушкинның туган көне һәм рус теле көне уңаеннан мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен тәрбиячеләр белән берлектә “В волшебной пушкинской стране” дип исемләнгән зирәкләр бәйгесе оештырылды. Укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышканнан соң, әкиятләренең тылсымлы дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, анда аларны төрле мавыктыргыч биремнәр көтә иде. Алар аерым өзекләр буенча әкиятләрне танып белделәр, тасвирламалары буенча әкият персонажларын билгеләделәр, кроссвордлар чиштеләр.