“Балачак – күңелле чак”
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаенннан мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен тәрбиячеләр белән берлектә “Балачак – күңелле чак” исеме астында күңел ачу чарасы оештырылды. Чарага чакырылган “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасының Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Хадыева Л. М. кызы балаларга юлларда үз – үзеңне хәвефсез тоту, светофор сигналлары, урам аша кайдан, ничек чыгу, велосипедлар, мопедлар белән ничә яшьтән идарә итәргә яраганлыгы турында аңлатты. Аннары балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча төзелгән төрле конкурсларда катнаштылар, уеннар уйнадылар.