“Без таза һәм сәламәт – гимнастикага рәхмәт”
29 май көнне балалар бакчасының зурлар һәм уртанчылар төркеменә йөрүче балалар өчен “Без таза һәм сәламәт – гимнастикага рәхмәт” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате уздырылды. Балаларга уеннар аша шәхси гигиена кагыйдәләре, витаминнар, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен файдалы булуы турында аңлатылды, музыка астында төрле күнегүләр ясалды.