Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Яхшы гадәтләр хакында”

25 май көнне укучылар белән “Яхшы гадәтләр хакында” дип исемләнгән үзара дусларча аралашу сәгате уздырылды. Укучылар белән җәмәгать урыннарында башкалар белән үз – үзләрен тоту кагыйдәләре искә төшерелде, мәрхәмәтлелек, бер – береңне хөрмәт итү, кичерә белү, аңлау турында сөйләшенде, дуслык темасына мәкальләр әйтелде, кроссвордлар чишелде.