Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

Ераклардан калган хатирә...

18 май-Халыкара музейлар көне уңаеннан “Ак калфак” клубы әгъзалары белән мәктәп бинасында оешкан музейда кунакта булдык. Укучылар өлкәннәрне музейдагы әби-бабайларыбыз ясаган, кулланган эш кораллары, көндәлек куллану җиһазлары, тукыган- чиккән, теккән өс-баш киемнәре һәм бик күп төрле әйберләр, авылыбыз тарихы, аның алдынгы кешеләре белән таныштырдылар.