“Природы чудный лик”
12 май көнне 7 сыйныф укучылары өчен “Природы чудный лик” дип исемләнгән экологик квиз оештырылды. Уен биремнәренә керешкәнче, укучылар белән гүзәл һәм гаҗәеп дөнья - табигать, әйләнә-тирә мохит проблемалары һәм аңа сакчыл мөнәсәбәттә булу кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде. Аннары, чарада катнашучылар, командаларга бүленеп, экология һәм география фәннәре буенча күп кенә сорауларга җавап бирделәр, кроссвордлар чиштеләр.