Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

"Батырлар яши күңелдә"

6 май көнне китапханә Самара өлкәсе балалар китапханәсе уздырган “Читаем детям о Великой Отечественной войне” Xалыкара акциясенә кушылды. 4 сыйныф укучылары өчен  “Батырлар яши күңелдә” дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Чарада укучыларга күргәзмәгә куелган китаплар, альбомнар аша кешеләрнең яу кырындагы һәм тылдагы батырлыклары турында сөйләнелде, сугышта катнашкан авылдашларыбыз зур ихтирам белән искә алынды, Ибраһим Газиның “Ана” хикәясе укылды.