“Инсафлының теле саф”
28 апрель көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Инсафлының теле саф” дип исемләнгән әдәплелек сәгате уздырылды. Балаларга әхлак төшенчәсе, аның кагыйдәләре турында аңлатып, дуслык, яхшылык хакында фикер алышынды, сорауларга җаваплар бирелде, төрле ситуацияләрдән чыгу юллары эзләнелде. Чараның икенче өлешендә алар күмәк уеннарда катнаштылар, пазллар төзеделәр.