Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Шүрәле һәм Су анасы Тукай турында сөйләр”

24 апрель көнне балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга  багышлап, “Шүрәле һәм Су анасы Тукай турында сөйләр” дип исемләнгән әдәби иртә уздырылды. Балалар зур кызыксыну белән шагыйрьнең авыр тормыш юлы, аның иҗаты турында тыңладылар, яратып укыла торган “Шүрәле” әкиятен, шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр.