“Күңелләр Тукай белән сөйләшә”
26 апрель көнне бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Бу дата уңаеннан “Ак калфак”клубына йөрүче өлкәннәр белән “Күңелләр Тукай белән сөйләшә” дип исемләнгән шигърият сәгате уздырылды. Чара барышында шагыйрьнең иҗат биографиясенең иң якты сәхифәләре турында сөйләнде, аның сүзләренә язылган җырлар искә төшерелде, тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде. Шулай ук “Тукайны бергәләп укыйбыз” республика акциясенә кушылып, “И каләм” шигыре кычкырып укылды.