“Күңелле кырмыскалар”
22 апрель - Халыкара җир көне уңаеннан 4 сыйныф укучылары өчен “Күңелле кырмыскалар” дип исемләнгән эколдогик уен уздырылды. Укучылар глобаль экологик проблемалар белән таныштылар, аны чишү юллары, әйләнә-тирәгә игътибарлы булу турында әңгәмә кордылар. Чараның икенче өлешендә алар “Экологик табышмаклар”, “Урман башваткычлары” уеннарында катнашып, табышмакларга җаваплар таптылар, кроссвордлар чиштеләр, викторина сорауларына җаваплар бирделәр