“Тукай яши безнең күңелләрдә”
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 8 сыйныф укучылары өчен “Тукай яши безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби уен уздырылды. Укучылар шагыйрьнең авыр балачагы, тормыш юлы, замандашларының аның турындагы истәлекләрен тыңладылар, Тукай шигырьләре, әкиятләре буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр, биремнәр башкардылар.