“Галәмнең тылсымлы дөньясы”
13 апрель көнне Космонавтика көне уңаеннан китапханәдә 1,3 сыйныф укучылары өчен “Галәмнең тылсымлы дөньясы” дип исемләнгән танып белү сәгате уздырылды. Укучыларга кешенең космик киңлеккә беренче очышы турында сөйләнде. Чараның икенче өлешендә балалар бу көнгә багышлап пластилиннардан һәм төсле кәгазьләрдән аппликация ясадылар.