“Сәламәтлек поездында сәяхәт”
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан 8 апрель көнне балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен “Сәламәтлек поездында сәяхәт” дип исемләнгән уен программасы оештырылды. Балалар белән дөрес туклану, чыныгу, гигиена кагыйдәләре турында сөйләшенде.чараның икенче өлешендә нәниләр “Ярый – ярамый”, “Мойдодыр табышмаклары”, Әйе – юк” уеннарында һәм күңелле спорт уеннарында катнаштылар.