“Яшүсмер һәм интернет”
7 апрель көнне Россиядә Рунет туган көне билгеләп үтелә. Шушы дата кысаларында китапханәдә 7 сыйныф укучылары өчен “Яшүсмер һәм интернет” дип исемләнгән куркынычсызлык сәгате уздырылды. Чара барышында укучылар Рунет сүзенең мәгънәсе турында белделәр, аның уңай һәм тискәре яклары турында фикер алыштылар. Чараның икенче өлешендә укучыларга интернет белән бәйле уеннар тәкъдим ителде.