“Рус халык әкиятендә кунакта”
6 апрель көнне балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар өчен Россия халыклары бердәмлеге елы һәм рус халык әкияте көне уңаеннан “Рус халык әкиятендә кунакта” дип исемләнгән әдәби иртә уздырылды. Балалар зур кызыксыну белән рус халкының “Төлке белән торна”, “Теремкәй” әкиятләрен тыңладылар, китап һәм журналлардан матур рәсемнәр карадылар.