"Туган як сукмаклары"-экологический час
Түбән Кенә мәктәбенең “Кояш нурлары” лагерына йөрүче балалар өчен “Туган як сукмаклары” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде.Укучылар белән урман буена экскурсиягә бардык.Укучылар кошлар тавышын тыңладылар,агачларны һәм үләннәрне аера белергә өйрәнделәр.Табигатьнең матурлыгына сокландылар.Поделкалар өчен нарат күркәләре,яфраклар җыйдылар.Аланда төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар.