Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Чернобыль афәте кабатланмасын”

2026 ел - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 40 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бу көн – илебез өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен зур фаҗигане искә алу көне. Әлеге дата уңаеннан 23 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Чернобыль афәте кабатланмасын” дигән очрашу үткәрделәр. Очрашуга Чернобыль атом-электр станциясенең һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы авылдашыбыз Валиев Илнур абый чакырылды. “Чернобыль – төзәлмәс яра” дип исемләнгән күргәзмә буенча кешелек тарихында радиоцион һәлакәт турында әңгәмә-фикер алышу да үткәрелде. Авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте батырлыкка тиң, без аны онытырга тиеш түгел. Мондый афәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын дигән теләктә очрашуга нокта куйдык.