Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Батырлар үлми. Аларның даны мәңгелек!

Бөек Ватан сугышы-кешелек тарихында иң фаҗигале һәм әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Ул миллионлаган кешеләрнең тормышына кагылды, һәр гаиләнең язмышында онытылмас эз калдырды. Авыл китапханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны Муса бабайның 100 еллыгына багышлап, Олы Мишә урта мәктәбе укучылары катнашында,  Батырлык дәресе үткәрелде. Бу дәрестә китапханәче ветераныбызның тормыш юлын, фидакарь хезмәтен сугышта күрсәткән батырлыкларын сөйләде.