"Тылсымлы шигърият дөньясында"
Үзәк китапханә тарафыннан "Тылсымлы шигърият дөньясында" дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Очрашуга Казан шәһәреннән балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш һәм Фатих Хөсни исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2012-2016), "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире Рафис Харис улы Корбанов, шулай ук язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге "Бәллүр каләм" иясе һәм "Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур һәм Гамил А. исемендәге премияләр лауреаты Фәнил Гыйләҗев килгән иде. Әдәби кичәне Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Петухова Фәния Фәрит кызы башлап җибәрде. Очрашуда Казан кунаклары үзләренең иҗатлары белән таныштырып үттеләр. Олы Кайбыч авылы "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз шагыйрь Рафис Корбанның матур шигырьләрен бик оста сөйләделәр. Имәнле Бортас һәм Чүти авылы китапханәчеләре тарафыннан матур җырлар яңгырады.
«Казан утлары» редакциясе, әдәбиятка җан өрү һәм язучылар иҗатына игътибарны арттыру йөзеннән, «Әдәби берләшмәләрдә» проектын тормышка ашыра. Очрашуның максаты – Татарстан Республикасының төрле районнарында эшләп килгән әдәби берләшмәләрне таныту, аларның иҗатын популярлаштыру һәм иҗади мохитне үстерү. Бу проект кысаларында, районнарда яшәүче үзешчән шагыйрь һәм язучыларның әсәрләрен журналның һәр санында аерым рубрикада тәкъдим ителә. Рафис Корбан аларны тәбрикләде һәм әлеге журналларны бүләк итеп тапшырды. Үзәк китапханәләр челтәре җитәкчесе Сәгыйева Җәмилә Гарәф кызы Габдулла Тукайның "Пар ат" шигырен бик оста башкарды. Кичә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Туган тел" җыры белән тәмамланды.