Габдулла Тукай "Шагыйрь"
Яз җиттеме, без Тукай белән рухланып аңа табынып яши башлыйбыз. Табигый ки, чөнки аны безгә язлар алып килгән, язлар алып киткән. Үзенең әз генә ятим һәм бәхетсез гомерендә дә ул халыкчан, үлемсез һәм бәяләп бетергесез зур иҗатын калдырган."Тукайны бергәләп укыйбыз” акциясенең чираттагы чыгарылышы шагыйрьнең “Шагыйрь” шигыренә багышланган. Шигырь “Әлислах»ның 1908 елгы 17 март (23нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган.